Әлмәт районара торак инспекциясе «ЖЭУ-3»ҖЧҖ директорын административ җаваплылыкка тартты.
Тикшерүләр Тимирязев урамындагы 9нчы, Габдулла Тукай проспектындагы 54нче һәм Радищев урамындагы 20нче йортларда яшәүчеләрнең шикаятьләре буенча үткәрелгән.
Тимирязев урамындагы йортның подвалында инспекторлар ишекнең юклыгын, чүп-чар һәм канализация агынтылары эзләрен тапкан. Габдулла Тукай проспектындагы йортта түбәдән күпсанлы агып чыгулар теркәлгән: түшәмнәр һәм стеналар зарарланган, обойлар юешләнгән һәм балконнарда дым эзләре. Радищев урамында су агымы системасының төзексезлеген ачыклаганнар.
«ЖЭУ-3» ҖЧҖ гаебен таныды. Директорга 51 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән. Ачыкланган хокук бозуларны бетерү торак инспекциясе контролендә кала.