Әлмәт муниципаль районының «Опека» үзәгендә яшүсмерләр өчен мөһим чара узды.
Әлмәт районы «Опека» комплекслы үзәгенең гаилә бүлекчәсендә яшүсмерләр өчен үзенчәлекле очрашу оештырылды. Төп тема — Балалар ышаныч телефоны. Белгечләр үсмерләргә тормышта авыр чакта кичекмәстән психологик ярдәм ничек алырга кирәклеген аңлатты.
Очрашуда төп игътибар психологик киртәләрне җимерүгә юнәлдерелде. Психолог билгеләп үткәнчә, билгесез номерга шалтыратудан курыку — табигый хис. Ләкин линиянең икенче очында һәрвакыт ярдәмгә әзер профессионаллар көтә. Ышаныч телефоны — ул чын мәгъндә өметсезлеккә бирелгән вакытта таяныч булучы «ярдәм күпере».
Белгечләр балаларга хезмәтнең төп өстенлекләрен санап үтте: шалтырату тулысынча бушлай; анонимлык саклана (исем-фамилияңны әйтү мәҗбүри түгел); хезмәт һәркем өчен ачык; серлелек (конфиденциальлек) принцибы үтәлә; ярдәмне квалификацияле психологлар күрсәтә.
- Психологлар ышаныч телефонына кагылышлы мифларны таркатты һәм кызыклы фактлар китерде. Очрашу ахырында яшүсмерләргә проблемаларыннан куркып тормаска, ә аларны хәл итү өчен беренче адымны ясарга киңәш иттеләр. Моның өчен бары тик 8-800-2000-122 номерын җыярга гына кирәк.