Әлмәт җәмәгать транспортын кышка әзерләделәр
Җәмгыять

Әлмәт җәмәгать транспортын кышка әзерләделәр

Транспортларны техник яктан карадылар.

Әлмәт транспорт идарәсендә автобуслар, троллейбуслар һәм транспорт инфраструктурасын кышкы сезонга әзерләү тәмамланды.

Белгечләр транспортның техник торышын тикшерделәр: тормоз системалары, яктырту, аккумуляторлар, җылыту һәм газ җиһазлары. Шулай ук техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт үткәрелде, ишекләр җылытылды, шиналар, майлар һәм фильтрлар алыштырылды.

Троллейбус паркының авария бригадасы югары әзерлек режимында булачак, машина йөртүчеләр һәм җаваплы хезмәткәрләр белән сезонлы инструктажлар үткәрелде.