Ярышлар Кытайның Нанкин шәһәрендә узды.
Россия җыелмасы турнирда рәсми булмаган медаль зачетында беренче урынны яулады. Бу җиңүгә Әлмәт спортчысы да өлеш кертте. Арина Шеина 11-12 яшьлекләр категориясендә акробатик сукмакта сикерүдә бронза медаль яулады.
- Тагын бер якташыбыз-Вероника Абрамова-шул ук дисциплинада мактаулы бишенче урынны алды.
Кызларны һәм аларның тренеры Родион Квасовны котлыйбыз!