Әлмәт шәһәр суды юл-транспорт һәлакатендә гаепле булган әлмәтлегә хөкем карары чыгарды. Авария узган елның декабрендә «Рус Акташы – Азнакай» трассасында булган.
Суд «Ниссан Примьера» автомобилен йөртүченең көчле буран һәм бозлавык вакытында идарә итүне башкара алмавын ачыклаган. Катлаулы һава шартларына карамастан, ул сәгатенә 50 километр чамасы тизлек белән хәрәкәтен дәвам итте.
Машина каршы як полосага чыга, анда ул «КАМАЗ» йөк машинасы белән бәрелешә. Җиңел автомобиль салонында ике пассажир була: берсе урында һәлак була, икенчесе җәрәхәтләнә.
Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды. Суд аңа бер ел һәм алты айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә бер елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде. Әмма РФ Җинаять кодексының 73 маддәсе нигезендә җәзаны бер ел һәм алты ай сынау срогы белән шартлы дип таныдылар.
- Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән һәм дәгъва белдерелергә мөмкин.