Барлык бүлмәләр дә җиһазландырылган.
- Әлмәттә политехник техникум тулай торагына капиталь ремонт төгәлләнде. Тугыз катлы бинаның мәйданы 4125 квадрат метр тәшкил итә, ул 240 урынга исәпләнгән.
Эшләр барышында белгечләр түшәмнәрне, стеналарны һәм идән өслекләрен яңарттылар, түбә белән фасадны җылыттылар һәм алыштырдылар. Шулай ук яңа тәрәзәләр һәм ишекләр куелды, инженерлык челтәрләре монтажланды.
Студентлар өчен бер, ике һәм өч урынлы бүлмәләр җиһазландырылган. Һәр катта кухнялар, уку өчен компьютер класслары, кер юу, душ бүлмәләре һәм санузеллар бар.
Татарстанда быел барлыгы сигез студентлар тулай торагына капиталь ремонт ясалган. Эшләр республика программасы һәм «Яшьләр һәм балалар» милли проектының «Профессионалитет» федераль проекты буенча башкарылды. Бу максатларга 564 млн сумга якын акча юнәлдерелгән.