«ЖЭУ-11» Әлмәттәге фатирларның берсен су баскан өчен штраф түләячәк
Торак инспекторларының атналык рейды барышында 73 йортны тикшергәннәр.
"ЖЭУ-11" Әлмәттәге фатирларның берсен су баскан өчен штраф түләячәк
Әлмәттә «ЖЭУ-11» идарәче компания директорына Калинин урамындагы 64 нче йорттагы фатирны су баскан өчен штраф салганнар. Бу хокук бозуны торак инспекторларының атналык рейды барышында ачыклаганнар, алар 73 йортны тикшергәннәр һәм 184 хокук бозуны теркәгәннәр.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча барлыгы 558 мең сумлык 22 штраф билгеләнгән. Инспекторлар шулай ук идарәче компанияләргә хокук бозуларны бетерүне таләп итеп 161 кисәтү ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia