Күп санлы хокук бозулар нәтиҗәсендә Әлмәт идарәче компаниясенең берсенә 125 мең сум штраф салынган
Шулай ук идарәче компаниягә кисәтү дә ясалган.
Күп санлы хокук бозулар нәтиҗәсендә Әлмәт идарәче компаниясенең берсенә 125 мең сум штраф салынган
Шулай ук идарәче компаниягә кисәтү дә ясалган.
Әлмәттә идарәче компаниягә начар эшләгән өчен 125 мең сум штраф салынды. Бу хакта ТР Дәүләт торак инспекциясе хәбәр итә.
Ленин урамындагы 110 нчы йортта подъездда коелган буяулар, су басулар, подвалда чүп-чар һәм төзек булмаган торбалар табылган. Чернышевский урамындагы 46а йортта да подвалны су баскан һәм подъездның ишеге ватылган. Бу хокук бозулар өчен компаниягә штраф салганнар.
Шулай ук аларга Галиев урамындагы 33 нче йортта яшәүче хатынның заявкасын үтәмәгән өчен кисәтү дә ясалган. Хатын-кыз территорияне җыештыруны сорый. Гаризаны теркәгәннәр, әмма сроклар турында яшәүчегә хәбәр итмәгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia