Әлмәттә канализация коллекторын яңа ысул белән төзекләндерделәр
Әлмәттә канализацияяге заманча ысул белән яңарттылар.
Әлмәттә иске канализацияне яңа ысул ярдәмендә реставрацияләгәннәр. Бу хакта ТР Төзелеш министрлыгы хәбәр итә. Коллекторны эксплуатациягә 1972 елда ук керткәннәр, һәм бу вакыт эчендә ул шактый тузган.
Торгызу өчен казу эшләреннән башка заманча ысул кулланылган. Аның асылы шунда: полимер профильне иске торбаүткәргеч эчендә өзлексез кертү тормышка ашырыла. Җиһазлар кое авызы аша кертәләр. Мондый методны Казанда кулланганнар инде. Әлмәттә аны беренче тапкыр кулландылар.
Реставрация бәясе 205 миллион сумнан артып киткән. Объект алдагы елларга күчәчәк, ул тулысынча 2027 елда гамәлгә ашырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia