Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Торак – коммуналь хуҗалык

Әлмәттә җылылык челтәрләренең кайбер участоклары 74% тузган

Әлмәттә планнан тыш ремонтлар саны арткан.

Әлмәттә җылылык челтәрләренең кайбер участоклары 74% тузган

Бу хакта Әлмәт җылылык челтәрләре директоры Илнур Усманов атналык киңәшмәдә хәбәр итте, дип хәбәр итә башкарма комитетның матбугат хезмәте. 

Предприятие 417 км җылылык челтәренә, 15 котельныйга һәм 1500 дән артык объектка хезмәт күрсәтә. Торбаларның яртысыннан артыгы урыны белән нык тузган. Усманов сүзләренчә, 2025 елда таләп ителгән 21 км урынына 8,69 км җылылык челтәрен генә алыштырганнар. Шул ук вакытта объектларны яңадан бүләргә һәм яңа социаль әһәмияткә ия объектларны тоташтырырга мөмкинлек бирәчәк модернизацияләнгән котельнаяны файдалануга тапшырганнар. 
Ул шулай ук планнан тыш ремонтлар саны артуын, аварияләрне бетерү вакытына 7,9 сәгатьтән 7,1 сәгатькә кадәр кыскаруын өстәде. 
Предприятиедә идарәче компанияләрнең үсә барган дебиторлык бурычы аеруча борчый.  Оешманың тотрыклы эшләве өчен вакытында түләүләр – мөһим чара. Инфраструктураны модернизацияләү муниципалитета да ярдәм итүнең бер ысулы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса