Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Торак – коммуналь хуҗалык

Әлмәттәге идарәче компания директорына штраф салдылар

Гаризаны игътибарсыз калдыралар.

 Әлмәттәге идарәче компания директорына штраф салдылар

Әлмәттә Радищев урамындагы 61 нче йортта яшәүче кеше агачта коры ботаклар тапкан һәм идарәче компаниягә аларны кисүне сорап мөрәҗәгать иткән. Әмма коммунальчеләр гаризаны игътибарсыз калдырды. 

Көчле җил вакытында авария агачының сынуы, кешеләргә куркыныч тудыруы ихтимал. Реакцияне көтеп тормыйча, ир-ат Татарстан республикасы дәүләт торак инспекциясенә мөрәҗәгать итә.

Тикшерү гариза теркәлгән, әмма үтәлмәгән икәнен раслады. Вазифаи затка РФ КоАП 28.1 маддәсенең 1 өлеше буенча 25 000 сум штраф салганнар.

«Новация» идарәче компаниясенә йортларның электрон паспортларындагы җитешсезлекләрне төзәтергә тәкъдим иттеләр: авария-диспетчерлык хезмәте мәгълүматларын системага кертергә, фатирларның кадастр номерларын яңартырга, түләү документларын һәм биналарның техник характеристикаларын урнаштырырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса