Әлмәттәге йортта яшәүчеләр торбаларның даими тишелүеннән арыган
Инспекция барлык ачыкланган хокук бозуларны кичекмәстән бетерүне таләп итеп күрсәтмә бирде.
Әлмәттәге йортта яшәүчеләр торбаларның даими тишелүеннән арыган
Тельман урамындагы 60 нчы йортта яшәүчеләр подвалны канализация сулары белән даими су басуга Жилинспекциягә зарланган.
Мөрәҗәгатькә җавап итеп, күзәтчелек органы планнан тыш инспекцион сәфәр оештырды. Тикшерү гомумйорт милкен тиешенчә карап тотмау фактын раслады.
Нәтиҗәдә «Первый поселок» идарәче компаниясенең вазыйфаи затына карата РФ КоАП 14.1.3 маддәсенең 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Моннан тыш, инспекция барлык ачыкланган хокук бозуларны кичекмәстән бетерүне таләп итеп күрсәтмә бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia