Әлмәт җылыту сезонына әзерлек буенча бөтен юнәлешләр буенча да калыша
15 сентябрьгә кадәр барлык күп фатирлы торак йортларда капиталь ремонт төгәлләнергә тиеш
15 сентябрьгә кадәр барлык күп фатирлы торак йортларда капиталь ремонт төгәлләнергә тиеш
Әлмәтнең торак-коммуналь хуҗалык тармагындагы үзгәрешләр турында сүз күп барса да, торак инспекциясе тарафыннан уздырылган тикшерүләр районыбызның җылыту сезонына әзерлек буенча бөтен юнәлешләр буенча да калышуын исбатлады.
Мәгълүм булганча, быел 56 күп фатирлы торак йортта капиталь ремонт эшләре планлаштырылган иде. Календарьда – август, ә 17 йортта подрядчылар әле эшкә дә тотынмаганнар икән. Моннан тыш, 23 йортта сезонлы эш төрләре буенча графиктан артта калу сизелә. Сезонлы эшләр фасадны, түбәләрне, җылыту системаларын ремонтлауны үз эченә ала. Аларның барысы да һава торышы яхшы булганда ремонтланырга тиеш. Рәсми срок – 15 августка кадәр. Әлеге датага ике атналап вакыт калып бара – өлгерерләрме, юкмы, билгесез. Район бөтен эшне дә төгәлләп бетерә алмаячагы көн кебек ачык, чөнки башкарыласы эшләрнең күләме шактый зур.
Торак инспекциясе «ТР Торак-коммуналь хуҗалыгы фонды» белән берлектә капиталь ремонт барышына мониторинг үткәргән булып чыкты. Тупас хокук бозулар аркасында 3 йортта хәтта эшләр туктатылганлыгы билгеле булды. Мәсәлән, Тимирязев урамындагы 2а адресы буенча урнашкан йортта түбәдә иске өслек сүтелмәгән, вентиляция каналлары тикшерелмәгән икәнлеге ачыкланды. Болардан тыш, коммуналь хуҗалык системасында Әлмәт районының 836 йортының 11 ендә генә төтен чыгу юлларын тикшерү актлары дәүләт мәгълүмат системасына урнаштырылган. Шул ук вакытта районда ачык яну камерасы булган газ җиһазлары булган 460 тан артык йорт бар. Ачык яну камерасы булган газ җиһазлары – ул газ казаннары, аларда һава казан урнаштырылган бинадан алына, ә яну продуктлары табигый һава тартымы аша төтен юллыгына чыгарыла. Мондый тәртипсезлекләрдән соң торак инспекциясе капиталь ремонт эшләренең барышына һәм административ йогынты чараларына контрольне көчәйтте.
Әлмәтлеләр социаль челтәрләрдә аккаунтларын актив алып баралар, район пабликларында постларны да урнаштырып кына торалар. Нәкъ менә аларның хәбәрләре нигезендә инспекторлар аеруча проблемалы мәсьәләләрне ачыклауга ирешкәннәр дә инде. Тагын шунысын да билгеләп узмый мөмкин түгел, ТР Торак инспекциясенә иң күп шикаятьләр Әлмәт районыннан килә икән. Беренче яртыеллыкта инспекциягә 790 мөрәҗәгать кергән булса, шуларның 21е – әлмәтлеләрдән. Ә бит ике ел элек кенә бу күрсәткеч 2 тапкырга кимрәк булган. Проблемаларның күпчелеге су белән тәэмин ителешкә бәйле. Әлмәтлеләр суның басым дәрәҗәсенә, кайнар су белән тәэмин итүче торбаларның еш тишелүенә зарлануларын дәвам итәләр.
Торак инспекциясе әлмәтлеләргә мөрәҗәгать итеп, җылылык җибәрүгә әзерлек сезонында халыкны иң күп борчыган проблемаларны хәбәр итүләрен сорый. Торак йортларда булган барлык җитешсезлекләрне хәбәр итү коммуналь хезмәтләр күрсәтү сыйфатына уңай йогынты ясар дип ышанып каласы килә.
Үз эшләрен намус белән башкармаган идарәче компанияләргә штрафлар салу туктаусыз дәвам итә. «Беренче поселок» идарәче компаниясе директоры кабат административ җәзага тартылды. Сәбәбе – Герцен урамындагы 94 нче йортның ташландык хәлдә булуы. Инспекторлар тикшерү вакытында җылылык белән тәэмин итүнең күгәргән торбаларын, үзәк җылыту вентильләрендә тутыккан урыннарны, канализация системасында тутыккан урыннарны, урыны белән чүп-чар һәм канализация калдыкларын, дератизация һәм дезинфекция үткәрелмәгәнлеген үз күзләре белән күреп, беркетмәләр төзегәннәр.
Торбалар күгәрү инженерлык челтәрләренә озак вакыт тиешле игътибар бирелмәгәнне аңлата. Торбаның аз гына зарарлануы да герметиксызлануга китерергә мөмкин. Кайчан да булса бу йортта җылыту торбаларыннан кайнар су подвалга таралырга мөмкин бит. Ә бит идарәче оешмаларның төп бурычы – инженерлык челтәрләрен тиешенчә карап тоту.
Шулай, торак-коммуналь хуҗалык тармагындагы күңелсез күренешләр нефтьчеләр башкаласын бер дә бизәми. Бу өлкәгә игътибарны юнәлтеп, контрольне арттырырга, хуҗаларча караш булдырырга кирәк. Көтәбез.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia