Әлмәттә су басу нәтиҗәләре бетерелүен һәм яңгыр канализацияләре чистартылуын хәбәр итәләр
Кичәге яңгыр шәһәрне су басуга китерде: яңгыр агызгычлар су агымын күтәрә алмады.
Кичәге яңгыр шәһәрне су басуга китерде: яңгыр агызгычлар су агымын күтәрә алмады. Бүген шәһәр автомобиль юллары идарәсе хезмәткәрләре 36 км озынлыктагы яңгыр канализациясен карап чыгып тикшерде.
Хәзерге вакытта яңгыр канализацияләренең күпчелеге тикшерелгән аларның бер өлеше эре чүп-чар һәм яфраклар белән тулган булган. Аларны оператив рәвештә чистарталар.
Юл яки территория су астында калган очракта проблема турында шәһәр автомобиль юллары идарәсе диспетчерлык хезмәтенә 8-987-221-40-41 номерына хәбәр итәргә мөмкин.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia