Әлмәт җирлегендәге идарәче компанияләрнең эшчәнлеге катгый контроль астына алынды
Татарстан торак инспекциясе күчмә тикшерү вакытында торак фондында күпсанлы хокук бозулар ачты. Идарәче компанияләргә штрафлар салынды.
27 мартта Татарстанның баш дәүләт торак инспекторы Александр Крайнов катнашында Түбән Мактамада узган күчмә тикшерү турында күпләр хәтерлидер. Әлеге тикшерү беренче нәтиҗәләрен биргәнлеге ачыкланды. Некрасов урамындагы 30 нчы йортны һәм Садовая урамындагы 1 нче йортны тиешенчә карап тотмаганы өчен «ЖЭУ-11» ҖЧҖ директоры бер көндә ике тапкыр административ җаваплылыкка тартылган. Штраф күләме - 75 мең сум. Чираттагы чаралар «ЖЭУ-7» җәмгыятен дә читләтеп узмады. Торак инспекциясе һәм прокуратураның уртак контроле Әлмәт идарәче компаниясе өчен икеләтә административ җәза белән тәмамланды. Әлеге идарәче компания хезмәт күрсәтә торган 11 күпфатирлы йортның территорияләре март аенда тикшерелде һәм аларның һәрберсендә хокук бозулар ачыкланды. Комиссия тарафыннан Лермонтов, Шевченко, Җәлил, Тукай, Фәхретдин, Герцен һәм Тельман урамнары каралды. Бу чорда ишегалларының чистартылмаганлыгы, юлларның начар торышта икәнлеге билгеле булды. Директорга һәм идарәче компаниягә карата административ хокук бозу турында эшләр кузгатылды. Директорга - 25 мең сум, юридик затка 125 мең сум штраф билгеләнде. Әлмәттә Шевченко урамындагы 140 нчы йортта яшәүчеләрнең краннарында кайнар суның температурасы нормативка туры килмәгәнлеге ачыкланды. Норматив буенча кайнар су температурасы +60 градустан түбән булмаска тиеш, ә үлчәүләр мөрәҗәгать итүченең фатирындагы су температурасы + 53,5 градус икәнен күрсәткән. Бу уңайдан «Яшьлек» торак милекчеләре ширкәте идарәчесе 1000 сумлык штрафка тартылды. Бүгенге көндә кайнар суның температурасы нормативка кадәр җиткерелгәнлеге билгеле. Әлмәтлеләргә шуны да белеп тору зарур - әгәр кайнар су краныннан су температурасы 40 градустан түбән булса, мондый су салкын дип санала һәм аңа кулланучы салкын суга түләгән кебек түләргә тиеш. Үлчәп карагыз әле, бәлки сезнең дә кайнар суның температурасы нормативка туры килмидер.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia