Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Торак – коммуналь хуҗалык

Әлмәттә идарәче компаниягә штраф салынды

Жилинспекция 20гә якын хокук бозу очрагын ачыклаган.

Әлмәттә идарәче компаниягә штраф салынды

 Әлмәт идарәче компаниясе янә Татарстан торак инспекциясен игътибарын җәлеп итте.  8 Март урамындагы 15 нче йортны тикшергәннән соң, гомуми милекне карап тотуда күп санлы хокук бозулар ачыкланган. Шикаятьне йортта яшәүчеләрнең берсе биргән. Йортта торбалар агуы, күгәрек, канализация исе, подвалдагы чүп-чар табылган һәм дымлылыкның көчле булуы ачыкланган. Лицензия таләпләрен үтәмәү турында дәлилләүче барлыгы 20 гә якын хокук бозу очрагы теркәлгән.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча компания директорына 25 мең сум штраф салынган. Компаниягә барлык ачыкланган хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса