Су бирүне туктату 15 ноябрь, чәршәмбе көнне планлаштырыла.
М.Пруды урамындагы «Агропоселок» микрорайонында ремонт эшләре белән бәйле рәвештә, иртәгә, 15 ноябрьдә, 8.00 сәгатьтән эш тәмамланганчы салкын су бирү туктатылачак. Бу хакта «Әлмәт-Водоканал» АҖ хәбәр итә.
Сусыз:
59 нчы балалар бакчасы Урожайная урамы,1;
- ФАП;
микрорайонның шәхси секторы.