Су иртәнге 8.00 сәгатьтән эшләр тәмамланганчы булмаячак.
Әлмәттә Совет урамындагы 160 нчы йортта ремонт эшләре бару сәбәпле, Сөләйманова урамыннан Таһиров урамына кадәр Совет урамында салкын су бирү туктатылачак. Бу хакта «Әлмәт-Водоканал» АҖ кисәтә.
Су иртәнге 8.00 сәгатьтән эшләр тәмамланганчы булмаячак.
Сусыз калачак:
Хастаханә урамы, 3, 5, 6, 10;
Калинин урамы, 62, 64;
Туберкулезга каршы диспансер (Совет урамы, 156) һәм флюорография;
Совет урамындагы 9 нчы балалар бакчасы;
ТК Нур.