Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Коммуналь хезмәтләр күрсәтүне чикләү яки туктату тәртибе турында

Һәркемгә дә тормышта коммуналь хезмәтләр күрсәтүне туктатып тору яки чикләү белән очрашырга туры килергә мөмкин. Моның нәрсә икәнлеген һәм нинди тәртиптә башкарылуын алдан белеп тору комачау итмәс.

Гражданнарның һәм оешмаларның торак бина һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча бурычлары Россия Федерациясе Торак кодексының 153 нче маддәсе белән билгеләнгән.

Күрсәтелгән коммуналь хезмәт өчен түләү буенча бурыч барлыкка килгән очракта әлеге хезмәтләрне кулланучы бурычлы кешегә карата Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 06.05.2011 елгы 354 санлы карары белән расланган Ка-гыйдәләр (алга таба - Кагыйдәләр) нигезендә коммуналь хезмәт күрсәтүне чикләү яки туктатып тору кебек чара кулланылырга мөмкин. Әлеге Кагыйдәләргә ярашлы рәвештә, коммуналь хезмәт өчен тулы булмаган түләү очрагында (коммуналь хезмәтнең бер төре өчен түләү буенча бурыч ике айлык түләү күләменнән артык булганда) хезмәт күрсәтүче, бу хакта кулланучыны алдан кисәтеп (хәбәр итеп), мондый коммуналь хезмәт күрсәтүне чикләргә яки туктатырга хокуклы. Хезмәт күрсәтүченең бурычлы кулланучыга карата коммуналь хезмәт күрсәтүне чикләү, туктату һәм яңадан торгызу белән бәйле чыгымнары әлеге гамәлләр башкарылган кулланучы хисабына компенсацияләнергә тиеш. Әмма бу сумма җәмгысе алганда өч мең сумнан артык булырга тиеш түгел.

Коммуналь хезмәтләр күрсәтү кулланучыга коммуналь хезмәт күрсәтүне чикләү, туктату һәм яңарту буенча хезмәт күрсәтүченең чыгымнарын түләүдән яки бурычны түләү тәртибе турында килешү төзүдән, бурычны тулысынча түләү көненнән башлап ике календарь көн эчендә яңартыла. Ә менә газны яңадан бирә башлау искәрмә булып тора, ул газ поставкалаучы бурычны түләү турында язмача хәбәр алганнан соң биш эш көне эчендә яңартыла.

Р. Павлова, прокурор ярдәмчесе,
3 нче класслы юрист

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса