Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов сүзләренә караганда, көн саен халык аңа кар чистарту белән бәйле проблемалар турында инстаграм аша мөрәҗәгать итә. Һәр гариза, һәр мөрәҗәгать тиешле хезмәтләргә җибәрелә.
29 гыйнвардан 5 февральгә кадәр идарәче компанияләр 334 ишегалдын һәм 310 күпфатирлы йортларның түбәсен чистартканнар. 4200 кубометр кар чыгарылган: ул якынча 420 машина. 1 гыйнвардан 5 февральгә кадәр шәһәр урамнарыннан 60 000 куб кар чыгарылган.
“Һава торышы сюрпризлар тудыра: температура плюслыдан минуска кадәр үзгәреп тора. Әмма гомумән алганда, быел кыш салкын һәм бик карлы, - дип билгеләп үтте Тимур Дмитриевич. - Чистартылган һәм чыгарылган карның күләме җитәрлек түгеллеген аңлыйбыз. Шәһәрне кардан чистартуны дәвам итәбез”.
Фото: Әлмәт автомобиль юллары идарәсе