Район башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр иткәнчә, кайнар линия дүшәмбе көнне үк эшли башларга мөмкин.
Аның ярдәмендә гыйнвар ае өчен исәп-хисапларны тикшерергә һәм аларның объективлыгын ачыкларга мөмкин булачак. Тимур Дмитриевич җылылык буенча һәр мәсьәлә аерым каралачак, дип ассызыклады. Хаталар ачыкланган очракта, фатир хуҗасына яңадан исәп-хисап ясалачак.