Бүген, 21 ноябрь көнне, Бөтендөнья телевидение көнен билгеләп үтәләр!🥳
Телевидение безнең тормышыбызның аерылгысыз өлешенә, мәгълүмат, күңел ачу һәм мәгариф чыганагына әверелде. Ул төрле ил һәм мәдәният кешеләрен берләштерә, иҗтимагый фикер формалаштыра һәм безнең дөньяга карашларыбызга йогынты ясый.
Бу көнне без телевидение өлкәсендә эшләүчеләргә-журналистларга, операторларга, режиссерларга, продюсерларга һәм башка күп кенә белгечләргә рәхмәтебезне белдерәбез. Алар ярдәмендә без вакыйгалар турында хәбәрдар була алабыз, яраткан тапшырулардан ләззәтләнә алабыз һәм белемнәребезне киңәйтә алабыз.
Әйдәгез бергәләп Бөтендөнья телевидение көне белән котлыйк һәм массакүләм мәгълүмат чарасын үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерик!👏👏👏