Мәдәният. Сәнгать

Мәхәббәт өчен гафу сорамыйлар…

Европача театр формалары белән таң калдырырга күнеккән Әлмәт театры бу юлы тамашачының иң нечкә кылларына — милли хәтергә кагылды

«Язмыш кәрваны» премьерасы ни өчен артистлар өчен дә, зал өчен дә көтелгән рухи очрашуга әйләнде?

Соңгы елларда Әлмәт театры үз тамашачысын Европа театр мәктәбенә хас заманча формалар, кыю экспериментлар белән сөендереп килде. Ләкин сәнгатьтә чит тәҗрибә никадәр генә мавыктыргыч булмасын, җан барыбер үз тамырларына, кан хәтеренә сусый.

«Язмыш кәрваны» премьерасы шуны ачык күрсәтте: төрки дөньяның уртак рухына, милли колоритка һәм тирән психологизмга тамашачы гына түгел, артистлар үзләре дә сусаган булган. 2025 елда «Төрки дөнья театрларының иң яхшы режиссеры» премиясенә лаек булган Кыргызстанның халык артисты, яшь һәм үзенчәлекле режиссер Уланмырза Карыпбаев К. Әхмәтовның «Мөнәбия» повес-тен сәхнәгә күчергәндә, проза әсәрен механик рәвештә инсценировкалау юлыннан китмәгән.

«Пәри башка, җен башка» дигәндәй, әдәби әсәр сәхнәгә менгәч, режиссерның шәхси җан кичерешләре аша үтеп, мөстәкыйль сәнгать әсәренә әверелгән. Повестьта вакыйгалар динамикасы корырак, вакыты белән кырысрак бирелсә,  У. Карыпбаев спектакльне югары психологик киеренкелек һәм тирән эмоциональлек белән сугарган.

Әлмәт театры тәкъдим иткән яңа премьера

Шартлылык, пластика һәм полифония

Театр үз традицияләренә тугры калып, спектакльне сәхнәгә чыгару өчен бу юлы да искиткеч ансамбль туплаган. Спектакль  режиссер Уланмырза Карыпбаев, пластика буенча режиссер Алимжан Кайрат, сценограф Садыр Ниязакунов һәм ут буенча рәссам Андрей Олейникның бердәм иҗади җимеше. Сәхнә киңлеге кыргыз даласының чиксезлеген һәм шул ук вакытта кеше язмышының кысан чикләрен берләштерә. 

Спектакльдә ислам дине кануннары белән борынгы Тәңречелек эзләре, кешенең табигать белән бербөтенлеге ачык сизелә. Сәхнәдәге тавыш партитурасы гаҗәеп бай: атлар кешнәве, төнге даладагы ялгыз байгыш авазы, эт өрүе һәм җан газабын чагылдырган мәче чинаулары.

Тирмә тирәли утырган авыл кешеләренең мәче булып мырылдавы – ике хатын җанындагы әрнүнең («кошки скребут») тавышлы визуальләшүе, режиссерның метафорик фикерләү югарылыгы.

Сәхнәдә очраклы әйберләр юк. Ир-атлар таккан кыңгы-рауларның чыңлавы арасында Садыйк кыңгыравының «телсез» калуы – ирлек көчсезлеге һәм рухи фаҗига символы. Мөнәбиянең Җанузак янына киткәндә Садыйк алдындагы чиләкне алып, икенчесен калдыруы, яки Мөнәбиянең үз өстенә казан каплап, гүя яңа кабер өеме ясап юкка чыгуы сүзсез дә бөтен фаҗигане аңлата торган тирән образлар.

Спектакль кыр-гызларның милли йоласы – сыктау белән башлана һәм сыктау белән тәмамлана. Бу – кеше гомеренең елап туу һәм елап китү арасындагы кыска бер мизгел икәнен искәртү. Ләкин режиссер тормышны берьяклы гына сурәтләми: үзәк өзгеч трагедия янәшәсендә халыкчан юмор («Гайбәт FM» дулкыннары), җыр-биюләр үрелеп бара.

Күзләргә яшь китергән «Әниемә» җыры артыннан ук дәртле «Нәманганда алмалар» яңгыравы кемдер җан биргәндә кемнеңдер бәйрәм итүен, тормышның рәхимсез һәм шул ук вакытта гүзәл контрастларын күрсәтә.

Тамаша залы җыр һәм сүзне генә түгел, йотлыгып тынлыкны да тыңлады. Давыл алдыннан була торган шомлы тынлык сәхнә белән зал арасындагы чикләрне юкка чыгарды. Вакыт-вакыт залның тын алырга да кыймый утыруы күп нәрсә турында сөйли.

Әлмәт театры тәкъдим иткән яңа премьера

Мәхәббәт өчлеге һәм актерларның психологик тирәнлеге

Спектакльнең уңышын көчле актерлар ансамбле тәэмин итте. Биредә «уйнау» термины урынсыз – артистлар сәхнәдә үз геройларының язмышы белән яшәделәр. Җанузак (Тат.атк.арт. Р.Мөхәммәтҗанов) – икеләнүләр корбаны булган трагик герой.

Спектакльдәге иң аянычлы һәм фаҗигале язмыш авыл зәркәнчесе Җанузакныкы. Ул гомере буе үз йөрәгенә каршы барган, кеше сүзеннән, җәмгыять хөкеменнән курыккан кеше. Нәтиҗәдә ул ике хатын-кызның да бәхетенә киртә куйды, ә үзе исә гомер көзендә җан ярасы, үкенечләре белән япа-ялгыз калды.

Раушан Мөхәммәтҗанов Җанузак образын гаҗәеп психологик төгәллек һәм эчке яну белән иҗат иткән. Актер геройның Мөнәбиягә булган шашып сөюен дә, Җайдар алдындагы гаеп хисен дә, чарасызлыгын да тамашачыга тулысынча җиткерә.

Финалдагы соңгы монолог Р. Мөхәммәтҗанов иҗатының югары ноктасы. Бу мизгелдә артист сәхнәдә шаша, әрәм үткән яшьлеге, гомер буе күзенә карап торган Җайдарга бер җылы сүз әйтмәве, сөйгәне Мөнәбия белән кавыша алмавы өчен үкенү ачысы аның һәр күзәнәгеннән бәреп чыга.

Җайдар (Тат.атк.арт. М.Гайнуллина) – әхлакый бөеклек һәм сабырлык гәүдәләнеше. Әгәр Җанузак көчсезлек символы булса, аның хатыны Җайдар рухи ныклык һәм хатын-кыз бөеклеге үрнәге. Мәдинә Гайнуллина Җайдарны гади бер көнче хатын итеп түгел, ә тирән акыллы, җан әрнүен башкалар өстенә чәчми торган олы йөрәкле шәхес итеп ача.

Аягына егылып гафу сораган ирен дә, җирдә аунап ярлыкау үтенгән көндәше Мөнәбияне дә ул гафу итми, ләкин каргамый да. «Мәхәббәт өчен гафу сорамыйлар…» — М. Гайнуллина авызыннан яңгыраган бу сүзләр спектакльнең фәлсәфи үзәгенә әверелә. Чөнки гафу итү — сөйгән иреңне үз кулың белән башкага бирү дигән сүз. Җанузакның чапаны өчен көрәштә физик яктан җиңсә дә, Җайдар ваклыктан өстен кала: көмеш алкаларны да, чапанны да көндәшенә кайтарып бирә. Актрисаның бөтен фаҗигасе — аның күзләрендә, тавыш интонациясендә һәм тышкы тынычлыгы артына яшеренгән җан тетрәнүендә.

Мөнәбия (арт.-р Д. Фазлыева, Л. Заһидуллина) – тыелган мәхәббәт корбаны. Җиде ат бәясенә сатылып, Садыйкның камчысы астында кимсетелгән, әмма җанында саф мәхәббәт утын саклап калган Мөнәбия образын ике актриса башкара һәм ике төрле сәнгать чаралары аша ача.

Әлмәт театры тәкъдим иткән яңа премьера

Диләрә Фазлыеваның Мөнә-биясе — эчке кичерешләр, тирән драматизм герое. Актриса бәхетсезлеген дә, кыска бәхет мизгелләрен дә нечкә мимика, хисләр байлыгы һәм күңел халәтенә карап үзгәрә торган үзәк өзгеч тавыш тембры аша бирә. Ә Лилия Заһидуллина иҗат иткән Мөнәбиядә тышкы динамика, пластик төгәллек өстенлек итә: актриса геройның мәхәббәт сагышын һәм бәргәләнүен гәүдә хәрәкәтләре, ритм аша калку итеп сурәтли.

Әлмәт театры тәкъдим иткән яңа премьера

Муенына аркан салынган Мөнәбиянең Нәүрүз мәйданына чыгу, иреннән талак ишетү мизгелләрен һәр ике артист бер-берләрен кабатламый югары кимәлдә башкара алдылар. Алар башкаруында яңгыраган сыктау да бер язмышны күрсәткән, әмма кабатланмас җан газабы белән сугарылган иде. Ике артист та бу образны тулы канлы итеп баета, әрнү-сагышны, көчне табигый итеп бирә алды.

Садыйк (Тат. атк. арт. А. Миф-тахов) һәм икенче пландагы кабатланмас образлар. Авыл батыры Садыйк ролендәге А. Мифтахов геройны бары тик тискәре буяулар белән генә сурәтләми. Зөфәф төнендәге ирлек хурлыгын ул Нәүрүз мәйданындагы физик җиңүе, хатынын халык алдында талак кылуы белән капларга тырыша. Актер геройның эчке сынуын, чарасызлыгын һәм җиңү бүләге булган үгез мөгезен дә үз «мөгезе» кебек горур күтәрүен тирән психологизм белән күрсәтә.

Спектакльдә вакыйгалар Җанузак-ның улы Казат (Тат.хал.арт. Р.Таһиров) хәтере аша үтә. 60 яшьлек артистның 6 яшьлек сабыйны да, 50 яшьлек ир-атны да берничек бутамыйча, бала җанының сафлыгын саклап уйнавы зур тырышлык сорый. Муенындагы бинокль аша Казат киләчәкне күзли, барысын да йөрәгенә уеп калдыра.

Шулай ук гайбәт таратучы, сагыз шартлатып утыручы Әҗикә җиңги (арт. Л. Әхмәдиева) образы югары актерлык осталыгы булды.

  • Җәмгыятьтәге гайбәт, кеше язмышына тыкшыну символы булган бу образны Ләйсән Әхмәдиева бик җете төсләр белән ачкан. Аның үзенчәлекле интонациясе һәм пластикасы спектакльгә халыкчан юмор һәм җанлылык өсти.

Әлеге спектакль артист-ларның күп сәләтләрен күрү мөмкинлеген бирде. Аксакал Базарбай (арт. А. Габдуллин), аның хатыннарының интонация, ритмик осталыклары (Тат.атк.арт. Н. Нәҗипова, Г. Кәшипова, арт. А. Сибгатуллина), акын рухын гәүдәләндергән Н. Газиев, Коръән аятьләрен мәкам белән укучы Р. Йосыпов (мәкаме булмаган кайбер муллаларыңа биргесез иде), (Ф.Сафиуллин, Э.Нургалиев) сәхнәдә көчле энергетикалы халык мохитын тудырдылар. А. Сибгатуллина белән М. Юзаеваларның вокал мөмкинлекләре соклану уятты.

Әлмәт театры тәкъдим иткән яңа премьера

Язмыш кәрванының мәңгелек дәресе

«Язмыш кәрваны» бер кыргыз авылының фаҗигасе генә түгел, ә бөтен кешелеккә кагылган мәңгелек кыйсса. Әйе, язмыш чыннан да кәрван икән бит. Кәрванның бертуктаусыз алга баруы кебек, кешенең тормыш юлы да туктап тормый. Еллар һәм вакыйгалар бер-берсен алыштырып уза.

Кәрван ниндидер йөк ташыган кебек, һәр кеше дә үз язмышында шатлыклар, кайгылар, хатирәләр һәм җаваплылык йөген алып бара. Чүл буйлап барган кәрванга җил-давыллар, эсселек һәм кыенлыклар очраган кебек, тормыш юлында да төрле каршылыкларны узарга туры килә.

Менә ничек икән бит ул гомер дигәнең. Чөнки Җанузакның финалдагы җан авазы раслаганча, тән туфракка әйләнсә дә, исемнәр онытылса да, йөрәктә чын мәхәббәт яшәгәндә — үлем юк! Рәфкать Шаһиев