Татар-информ

«Әлифба» татар дәреслеге тарихы турында фильм төшерелгән

Фильм 24 октябрьдә 19:00 сәгатьтә ТНВ телеканалында күрсәтеләчәк.

Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе «Әлифба» дәреслеге турында фильм төшергән. 60 елга якын бу китап бөтен дөньядагы ватандашларга туган телләрен өйрәнергә ярдәм итте.

Фильмда дәреслекнең барлыкка килү тарихы һәм аның авторлары турында күрергә була. Сүз сугыш һәм лагерьларны кичерергә туры килгән педагоглар Сәләй Вәгыйзов һәм Рәмзия Вәлитова турында бара.