Узган шимбәдә Әлмәт политехник техникумында «Профессионалитет» федераль проектының бердәм ачык ишекләр көне узды.
320дән артык укучы ата-аналары белән заманча урта һөнәри белем бирү мөмкинлекләре белән танышты. Осталар һәм студент-амбассадорлар җитәкчелегендә үсмерләр үзләрен заманча җиһазларда практик биремнәрдә сынап карадылар, лабораторияләрдә һәм остаханәләрдә булдылар, шулай ук партнер предприятиеләрнең җитештерү мәйданчыкларында булдылар.
- 12-16 октябрь көннәрендә шәһәр мәктәпләрендә шулай ук "Профессионалитет: син яхшы компаниядә!" чарасы узды. Югары курс студентлары укучыларга үз һөнәрләре турында сөйләделәр һәм шәхси тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Мондый очрашулар укучыларга кирәкле һөнәрләр турында яхшырак белергә һәм белем бирүнең киләчәк юнәлешен аңлы рәвештә сайларга ярдәм итә.