Әлмәт районында ел башыннан бирле сөрем газы белән агулануның дүрт очрагы булган
Җәмгыять

Әлмәт районында ел башыннан бирле сөрем газы белән агулануның дүрт очрагы булган

Балалар да зыян күргән.

Әлмәт районында  сөрем газы белән агуланулар саны арта. 2025 ел эчендә 11 шундый очрак теркәлгән, 2026 ел башыннан‑инде 4. Зыян күрүчеләр арасында балалар бар.

Газ җиһазларын үз белдегең белән алыштыру куркыныч практика булып кала бирә. 2025 елда кешеләр үзләре техниканы алыштырган һәм газүткәргечне су белән тутырганга күрә, «зәңгәр ягулык» тан башка 314 фатир калган. 2026 елда 6 шундый инцидент булган, газны 101 фатирда сүндергәннәр.

Торакның һәр милекчесе куркынычсызлыкның база кагыйдәләре турында истә тотарга тиеш. Закон буенча сез йортта һәм фатирда техник хезмәт күрсәтү һәм җиһазларны ремонтлау өчен газ хезмәте белгечләрен кертергә тиеш. Әгәр дә керү мөмкинлеге бирелмәсә, газ бирүне туктатырга мөмкиннәр.