Әлмәттә яшүсмергә алкоголь сатуны ачыкладылар
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә яшүсмергә алкоголь сатуны ачыкладылар

Алкоголь сатуда хокук бозу ачыкланды.

Әлмәт районы буенча эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре җирле кибеттә хокук бозуны ачыклаган. Яшүсмергә алкоголь саткан өчен административ җаваплылык каралган.

  • Эш материалларын Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәттәге территориаль органына тапшырдылар. Шәхси эшмәкәргә административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.