Бер эшне эшләгәндә икенчесенә зыян китермә
Торак – коммуналь хуҗалык

Бер эшне эшләгәндә икенчесенә зыян китермә

Әлмәтлеләрнең гозерләре буенча канәгатьсезлек уяткан идарәче компанияләр ачыкланды

Быел, узган ел белән чагыштырганда, фатир суык, торбалар җылытмый дип зарланучылар азрак булды кебек. Әлбәттә, әлегә көннәр дә җылы тора торуын, чын-чынлап суыклар башлангач, идарәче компанияләрнең эшчәнлегенә бәя бирергә мөмкин булачак.

Җентекле анализ

Шулай да торак инспекциясе 2021-2026 елларда гражданнарның мөрәҗәгатьләрен анализлауга йомгак ясаган булып чыкты.  Әлмәтнең нинди идарәче компанияләре һәм торак милекчеләре ширкәте халыкта канәгатьсезлек уятканлыгын статистикага нигезләнеп ачыклаганнар.  

Шикаятьләрнең төп агымы гадәттәгечә иске торак фондына хезмәт күрсәтүче эре идарәче компанияләргә туры килә. Дәгъвалар саны буенча «ЖЭУ-3», «ЖЭУ-7», «ЖЭУ-11», «Алсу», «Беренче бистә», «Әлмәт», «Град Сервис», «Новация», «Альянс» һәм «Торак фонды» алдынгылар рәтендә. Аларны аерым карап узыйк. 

«ЖЭУ-3»: монда вәзгыять йортларның яше (уртача төзелеш елы — 1963 ел) һәм фондның 34% ка тузуы белән катлаулана. «Алсу»: шәһәрнең иң эре идарәче компаниясе (209 йорт) буларак, компания иң күп мөрәҗәгатьләр алучы да. Алар исәбенә барлыгы 678 шикаять туры килгән. 

«Град-Сервис»: инспек-циянең игътибарын яңа төзелешләр җәлеп иткән.

Мәсәлән, Гафиатуллин урамындагы 48 нче йортта яшәүчеләр массакүләм рәвештә лифт җиһазлары эшенә зарлана. Һәр компаниянең үз «авырту нокталары» бар, алар еш кына күзәтчелек органнарына мөрәҗәгать итү өчен сәбәп була:

«Алсу»: төп дәгъвалар җылыту һәм кайнар су сыйфатына, шулай ук подъездларның һәм гомуми милекнең канәгатьләнерлек булмавына кагыла.

Әлмәттә идарәче компанияләрнең эшең тикшерделәр

«ЖЭУ-3»: төп бәла — су түбәдән агып чыгып, еш кына фатирларны баса.  «ЖЭУ-7»: биредә яшәүчеләр җылылык, подваллар юешлеге, фасадлар һәм фундаментлар җимерелүе кебек проблемаларга, шулай ук подъездларның начар торышына зарлана.

«Беренче бистә»: монда шикаятьләр спектры киңрәк: түбә һәм җылылык белән бәйле проблемалардан алып ЖКХ өчен түләүләр һәм яңадан исәпләүләр буенча сорауларга кадәр.

Шикаятьләр

«Новация»: шикаятьләрдә төп басым түбәләрнең агып чыгуына һәм гомуми милекне агымдагы ремонтлау кирәклегенә ясала.

«Әлмәт»: төп проблема — җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итүдә өзеклекләр. Торак милекчеләре шир-кәтләре арасында шулай ук мөрәҗәгатьләр саны буенча үз лидерлары бар: «Яшьлек»: төп проблема — лифтларның даими эшләмәве.

«Дружба»: җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итүгә шикаятьләр.«Центральное»: халык йорт яны территориясен җыештырудан һәм төзекләндерүдән канәгать түгел.

Әлмәттә идарәче компанияләрнең эшең тикшерделәр

  • «Радуга»: төп мәсьәләләр электр белән тәэмин итү һәм урамнарны яктырту белән бәйле. «Көнбатыш капка»: Милекчеләр исәпләүләрнең һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең дөрес ясалмаганлыгы турында еш мөрәҗәгать итәләр.

Гаепсездән гаепле

Торак инспекциясе белгечләре күрсәткәнчә, күпчелек идарәче компанияләр өчен  инженерлык челтәрләренең һәм түбәләрнең тузуы төп проблемалар булып кала, шул ук вакытта яңа йортларда беренче планга лифт кебек заманча җиһазларны эксплуатацияләү мәсьәләләре чыга.

ЖКХ турында сүз чыккач, быелгы капремонт барышында килеп чыккан кайбер үзенчәлекле проблемаларга да тукталмый булдыра алмадык. Рус халкында «Одно дело делаешь – другое не порть» дигән әйтем бар, татарча әйткәндә «Бер эшне эшләгәндә икенчесенә зыян китермә» дигән мәгънәдә була инде. Бу уңайдан Белоглазов урамындагы 46 нчы йортны мисал итеп китерергә булдык.

Әлеге йорт фасадына төшерелгән мурал белән дә билгеле. Ремонт барышында нәкъ менә шушы мурал белән бәйле мәсьәлә килеп чыккан. Әлеге йортның цоколь стеналарын капремонт кысаларында җылытканнар. Хәзерге вакытта муралның мәгънәсе бозылган.

Әлмәттә идарәче компанияләрнең эшең тикшерделәр

Әлеге уңайдан редакциягә шалтыратып мөрәҗәгать итүчеләр дә булды. Бу йортта яшәүчеләр әлеге каршылыклы мәсьәләнең тизрәк чишелүен сорыйлар. Әлеге сорау, һичшиксез, уңай нәтиҗәсен табар, дип ышанып каласы килә. Резеда Исмәгыйлева