Әлмәт сусаклагычында катамаранлы законсыз пирсны сүткәннәр
Җәмгыять

Әлмәт сусаклагычында катамаранлы законсыз пирсны сүткәннәр

Әлмәттә сусаклагычтагы законсыз пирсны алдылар. Бу хакта ТР экология министрлыгы хәбәр итә.

Инспекторлар корылманы ярны тикшергәндә тапканнар. Пирсны су объектыннан файдалануга рөхсәтсез төзегәннәр, шулай ук аны дәүләт су реестрына кертмәгәннәр.

  • Пирс салган участок хуҗасына хокук бозуны бетерүне таләп итеп дәгъва юллаганнар. Хәзер корылма тулысынча сүтелгән.