Татарстанда кунакханәләргә паспортсыз урнашу чоры: «Макс» платформасына тоташу киңәя
Татарстанда кунакханәләрне «Макс» платформасына тоташтыру тизләтелә. 2026 елның 1 сентябреннән 50 номердан артык фондлы барлык отельләр өчен бу система аша урнашу мәҗбүри булачак. Кунакларга анкета тутыру һәм паспорт күрсәтү урынына QR-код җитә.
Татарстан Республикасында кунакханәләрне «Макс» цифрлы платформасына тоташтыру эше актив алып барыла. Әлеге процесс «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Бу турыда Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Яңа система кунаклар өчен урнашу процедурасын сизелерлек гадиләштерә.
Хәзер теркәлү өстәлендә анкета тутыру һәм паспорт күрсәтү кирәкми.
– «Макс» кушымтасындагы «Цифровой ID» бүлеген ачып, QR-кодны кунакханә хезмәткәренә күрсәтү генә җитә. Барлык кирәкле мәгълүматлар Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси хисап язмасыннан автоматик рәвештә алына. Нәтиҗәдә, хезмәт күрсәтү тизлеге арта, ә мәгълүмат кертүдә хаталар ихтималы юкка чыга.
2026 елның 1 сентябреннән номерлар фонды 50 дән артык булган барлык кунакханәләр өчен «Макс» аша урнашу мәҗбүри таләпкә әйләнә.
Бу датадан соң отельләр кунакларны паспорт яки шәхесне раслый торган башка документлары булмаса да, илкүләм мессенджер аша бирелгән белешмәләр нигезендә кабул итәргә тиеш булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia