Татарстанда меңнәрчә студент бушлай яңа һөнәр үзләштерде
«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда студентларны эшче һөнәрләргә өйрәтүнең язгы этабы тәмамланды. Аның нәтиҗәләре буенча, 2 895 яшь кеше бушлай өстәмә квалификациягә ия булды.
Татарстанда студентларны эшче һөнәрләргә өйрәтүнең язгы этабы уңышлы тәмамланды. Республика студентлар отрядлары мәгълүматларына караганда, «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты ярдәмендә 2 895 кеше бушлай яңа белгечлек алган.
Дәресләр 19 районда урнашкан 43 уку йорты базасында оештырылган. Игътибарлы факт: укучыларның яртысыннан күбрәге башкалада – Казанда белем алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia