«Изге Болгар җыены»: дини мирасны саклап, киләчәккә юл ачабыз
Бүген Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә исламны рәсми кабул итүгә багышланган «Изге Болгар җыены» узды. Бәйрәм чарасы «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» форумының мәдәни программасын йомгаклады.
Бүген тарихи Болгар шәһәрендә Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан ислам динен рәсми кабул итү истәлегенә багышланган «Изге Болгар җыены» узды. Әлеге вакыйга XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумының мәдәни программасы кысаларында оештырылды һәм аны тәмамлаучы төп чара булды.
Җыенда катнашучыларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләде. Ул үз чыгышында башкалада узган халыкара форумның югары дәрәҗәдә үтүен ассызыклады.
«Болгар – безнең динебезнең, милләтебезнең бишеге, ата-бабаларыбызның изге тарихы. Без бу мирасны сакларга һәм хәтердә тотарга тиеш. Казанда узган зур чаралар уңышлы тәмамланды, дөньяның төрле почмакларыннан килгән кунакларны кабул иттек. Кайберләре бүген дә безнең белән. Һәрберегезгә ихлас рәхмәт», – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук Татарстан Рәисе республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиевка Болгар музей-тыюлыгын торгызудагы зур хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм аның котлау сүзләрен катнашучыларга җиткерде.
Чарада Татарстан Хөкүмәте вәкилләре, Россиянең башка төбәкләреннән делегатлар, РФ, якын һәм ерак чит илләр мөселманнары Диния нәзарәтләре вәкилләре, ислам дөньясыннан килгән кунаклар һәм «KazanForum» форумында катнашучылар җыелды.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia