МЧС хезмәткәрләре Казан янындагы бакчаларда рейд уздырды
Казан тирәсендәге бакча ширкәтләрендә янгын куркынычсызлыгы инспекторлары махсус тикшерү үткәрде. Чараның төп максаты – янгын куркынычын булдырмау өчен ут ягуны һәм чүп-чарны яндыруны тыю.
Татарстан Республикасы буенча Россия МЧСының Баш идарәсе хәбәр итүенчә, Казан янындагы бакча ширкәтләрендә дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре рейд оештырган. Аларның төп бурычы – кеше ял итә торган территорияләрдә ут ягуны һәм төрле калдыкларны яндыруны кисәтү. Тикшерү чараларында Яшел Үзән районының күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика бүлеге хезмәткәрләре катнашты.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia