Казанда ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең сәүдә-сәнәгать палаталары форумы цифрлы трансформация һәм ясалма интеллект мәсьәләләрен тикшерә
Казанда Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасына кергән илләрнең сәүдә-сәнәгать палаталары вәкилләре алтынчы тапкыр халыкара форумда очрашты. Чараның төп темасы — цифрлы технологияләр һәм ясалма интеллектны эшлекле мохиттә нәтиҗәле куллану.
Казанда Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы (ИХО) әгъза-дәүләтләренең Сәүдә-сәнәгать палаталары форумы үз эшен башлады. Бу — инде алтынчы халыкара очрашу. Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин билгеләп үткәнчә, быелгы форумда төп игътибар цифрлы трансформациягә һәм ясалма интеллектны гамәли эшчәнлектә куллануга биреләчәк.
«Бу бары тик модага иярү генә түгел. Бу — бүгенге көннең актуаль соравы. Хәзерге вакытта цифрлы үзгәрешләр дә, ясалма интеллект та палата әгъзалары, шулай безгә мөрәҗәгать итүче партнерлар тарафыннан да актив файдаланыла», — дип ачыклады Сергей Катырин.
Аның сүзләренчә, заманча цифрлы инструментлар һәм ясалма интеллект мөмкинлекләре Сәүдә-сәнәгать палатасы эшчәнлеген клиентлар һәм әгъзалар өчен тагын да нәтиҗәлерәк, аңлаешлырак һәм уңайлырак итәргә ярдәм итәчәк. Форум кысаларында катнашучылар тәҗрибә уртаклаша, хезмәттәшлек юнәлешләрен билгели һәм киләчәккә бергә планнар кора.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia