Татарстанда 2030 елга кадәрге демографик планны расладылар
Татарстанда 2030 елга кадәр гаилә һәм демографик сәясәт стратегиясен гамәлгә ашыру планын расладылар.
Тиешле боерыкка республиканың премьер-министры Алексей Песошин кул куйды. Документ гаиләләргә ярдәм итүгә, туучылар санын арттыруга һәм традицион гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән чаралар комплексын күздә тота. Чараларны финанслау республика бюджеты хисабына гамәлгә ашырылачак.
Аерым блок репродуктив сәламәтлек һәм аналарга ярдәм итү мәсьәләләренә багышланган. Республикада 18 яшьтән алып 49 яшькә кадәрге халыкка диспансеризация үткәрүне киңәйтергә, ә 15-17 яшьлек яшүсмерләргә репродуктив сәламәтлекне саклау өчен профилактик медицина тикшерүе уздырырга планлаштыралар. Шулай ук хакимият баласызлык вакытында медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген арттырырга ниятли. Күп балалы гаиләләрдәге балалар өчен бердәм медосмотр узу көннәрен оештыру тәкъдим ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia