Җил Казан Кремленең Спас манарасында сәгатьтән укны өзде
Казан Кремленең Спас манарасы циферблатыннан укны көчле җил өзеп алды.
«Казан Кремле» музей-тыюлыгы матбугат хезмәтендә «Татар-информ»га хәбәр итүләренчә, 28 апрельдә җил искәнлектән Спас манарасындагы сәгать угы циферблат валыннан ычкынып киткән. Хәзер ул реставрациядә, ә аны урнаштыру 30 апрельгә планлаштырылган.
Искәртәбез, Татарстан территориясендә бүген көчле җил турында кисәтү гамәлдә. Халыкка белдерү Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасында килде. Ашыгыч хезмәтләр мәгълүматларына караганда, 29 апрельдә көндез һәм кичен, Казанны да кертеп, секундына 20 метрга кадәр тизлектәге җил көтелә.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында халыкны һава торышы начар булганда куркынычсызлык чараларын үтәргә чакырдылар. Коткаручылар реклама конструкцияләре, агачлар һәм электр тапшыру линияләре астында яшеренмәскә киңәш итә. Шулай ук халыкның урамнарда һәм юлларда сак булуын сорыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia