Куйбышев магистраленең «Җиңү паровозы» ТРның биш станциясендә тукталыш ясый
Куйбышев магистраленең «Җиңү паровозы» Татарстанда Бөгелмә, Яр Чаллы, Зәй, Әлмәт һәм Нурлат станцияләрендә тукталышлар ясый.
Аны 27 апрельдә 16:10 сәгатьтә Бөгелмә тимер юл вокзалы платформасында тантаналы рәвештә каршы алачаклар, дип хәбәр итә Куйбышев тимер юлының матбугат хезмәте.
"Инде 28 апрельдә 8:10 да тарихи составны Чаллыда очратырга мөмкин булачак. Бу шәһәрдә яшәүчеләрнең тәгәрмәчле хәрби экспозиция белән танышу һәм бәйрәм программасында катнашу өчен 10:50 гә кадәр вакыт булачак», – диелә хәбәрдә.
Шул ук көнне, 28 апрельдә, 14:32 сәгатьтән 15:22 сәгатькә кадәр поезд Зәй станциясендә торачак. Ә 16:35тә паровоз Әлмәт станциясенә килеп җитәчәк, анда ул 19:35кә кадәр булачак.
Татарстанда сәяхәтен «Җиңү паровозы " 29 апрельдә тәмамлый – 9:30дан 10:30га кадәр ул Нурлат тимер юл вокзалында булачак.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia