Әлмәттә Бөек Ватан сугышы ветераны вафат булды
Әлмәттә 101 нче яшендә Миңниса Мифтах кызы Сабирова - Мактаулы гражданин, Бөек Ватан сугышы ветераны вафат булды.
Әлмәттә 101 нче яшендә Миңниса Мифтах кызы Сабирова - Мактаулы гражданин, Бөек Ватан сугышы ветераны вафат булды.
Миңниса Мифтах кызы хезмәт юлын хисапчы булып башлый, ләкин 1943 елда, 18 яшендә, Ватанны сакларга китә. Сугыш юллары аша үтеп, ул Җиңүне егерме яшендә каршылый. Тыныч вакытта Миңниса Мифтах кызы үзен финанс өлкәсенә багышлый, күп еллар бухгалтер һәм ревизор булып эшли.
Аның сугышчан һәм хезмәт юлы югары бүләкләр белән билгеләнә: II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Германияне җиңгән өчен» һәм «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре бар.
Туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Миңниса Мифтаховнаның тормыш юлы-батырлык, ныклык һәм үз халкыңа риясыз хезмәт итү үрнәге ул. Аның якты истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр, дип хәбәр итә Әлмат районы башлыгы матбугат хезмәте
Хушлашу митингы 24 апрельдә, 11.00 сәгатьтә Яшьләр үзәгендә (Ленин ур., 21) узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia