Татар теле укытучыларына олимпиадачылар әзерләгән өчен 115 мең сум түләнәчәк
Укытучыларга кайбер түләүләр үзгәрә.
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларын бүләкләү схемасы үзгәрәчәк. Хәзер грантлар урынына аларга профильле олимпиадаларда җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләгән өчен 115 мең сум түләячәкләр. Бу хакта Министрлар Кабинеты проектына аңлатма язуында әйтелгән. Документ хәзер коррупциягә каршы экспертиза уза.
Әйтергә кирәк, ярдәм итү программасы эчтәлеге ягыннан элеккечә калачак. Түләүләрне конкурс нигезендә бүлеп бирәчәкләр, ел саен аларны 13 укытучы ала алачак. Акчалар 2026 елга Татарстан бюджетына салынган инде, өстәмә чыгымнар кирәк булмаячак.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia