Татарстанда нефть агызган өчен компания 1,1 млн сум түләгән
Ярославль нефть фирмасы республика табигатенә китерелгән зыянны каплау өчен 1,1 миллион сумнан артык акча түләгән. Инспекторлар туфракның нефть продуктлары белән пычрануын ачыклаган, дип хәбәр итә Росприроднадзор матбугат хезмәте.
Компания куркыныч калдыкларны эшкәртү һәм утильләштерү белән шөгыльләнә дә инде. Компания 2017 елда ук теркәлгән.
"Эшчәнлеге әйләнә — тирә мохитне пычратуга китергән оешмалар китерелгән зыянны тулы күләмдә капларга тиеш", - дип билгеләделәр ведомствода.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia