Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Казанда «Голоса из колыбели» документаль фильмы күрсәтелде

Картинаны КазГИК иҗат төркеме режиссер Алексей Барыкин җитәкчелегендә төшерде.

 Казан дәүләт мәдәният институтының концертлар залында «Голоса из колыбели»   дигән тулы метражлы документаль фильм күрсәтелде. Картинаны КазГИК иҗат төркеме режиссер Алексей Барыкин җитәкчелегендә төшерде.

Төшерү өч ел дәвам итте һәм фронт янындагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә узды. Фильм махсус хәрби операция зонасында эшләүче тыныч гражданнар һәм Татарстан белгечләре тормышы турында сөйли.

Күрсәтү Татарстан республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен бирүгә багышланган чаралар кысаларында узды. Фильм Россия һәм халыкара кинофестивальләрдә бүләкләнгән инде. 2026 елда Алексей Барыкинның СВО турындагы фильмнар циклы ТР Дәүләт премиясенә тәкъдим ителде.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса