Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстанда БДИ кайчан узачак?

Быел имтиханны 18 мең кеше тапшыра.

"Рособрнадзор карары буенча агымдагы елда чыгарылыш сыйныф укучылары өчен БДИның төп чоры 1 июньдә старт ала. Ул 19 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Элек дәүләт йомгаклау аттестациясе соңгы шалтыратудан соң ук башланган иде. Быел укучылар уку елын тулысынча тәмамлаячак. Балаларның әзерләнергә, үткән материалны кабатларга һәм аннары имтиханнар тапшырырга вакытлары булачак", - диде Закирова.

Төп чор тарих, әдәбият һәм химия буенча имтиханнардан башланачак. БДИның мәҗбүри фәннәрен чыгарылыш сыйныф укучылары 4 июньдә (Рус теле) һәм 8 июньдә (математика) тапшырачаклар.

"Төп чорның резерв көннәрендә, 22 июньнән 25 июньгә кадәр, БДИны узган елларда тәмамлаучылар тапшыра. Аларның имтиханнарны резерв көннәрендә генә тапшыру мөмкинлеге бар. Моннан тыш, бу чорда имтиханнарны төп чорда имтихан даталары туры килгән быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары, шулай ук нигезле сәбәпләр аркасында төп көннәрдә БДИ тапшыра алмаганнар тапшыра ала», – дип ачыклык кертте мәгариф һәм фән министры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса