Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстанлы «Халык инспекторы» аша 275 мең сум акча эшләгән: рекордлы нәтиҗә

Республика кешесе мобиль кушымта ярдәмендә 226 тапкыр юл кагыйдәләрен бозу очрагын теркәп, чирек миллион сумнан артык премия алган.

2024 елның сентябреннән бирле Татарстанда «Халык инспекторы» цифрлы сервисы эшли башлаганнан соң, республика халкы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу фактларын хәбәр итеп, гомуми алганда 5,6 миллион сум акча эшләде. Бу мәгълүматны Татарстанның Саннар министрлыгы матбугат хезмәте раслый.

Барлыгы җиде түләүле категория буенча 12 меңнән артык гариза кабул ителгән. Алар арасында иң нәтиҗәле катнашучы – 226 хәбәр юллаган ир-ат. Ул башка машина йөртүчеләрнең кагыйдә бозуын раслаучы фото- һәм видео материаллар тәкъдим итеп, 275 мең сум акча алган.

Әлеге рейтингта икенче урынны 209 хәбәр җибәреп, 260,8 мең сум отыш алган тагын бер татарстанлы яулаган.

Исегезгә төшерәбез: «Халык инспекторы» кушымтасы аша премия штраф суммасының 25% күләмендә түләнә. Түләү түбәндәге бозулар өчен каралган:
*   кызыл яктылык сигналына үтү;
*   каршы якка чыгу;
*   стоп-сызыкны бозу;
*   руль артында телефон куллану;
*   куркынычсызлык каешын такмау;
*   җәяүлеләргә юл бирмәү;
*   чүп-чар ташлау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса