Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстан муниципалитетлары махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү чараларын арттырды

Соңгы дүрт елда Татарстан Республикасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү буенча муниципаль чаралар саны ике тапкырдан артты.

Соңгы дүрт елда Татарстан Республикасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү буенча муниципаль чаралар саны ике тапкырдан артып, 2026 елның 1 апреленә 3 082 гә җитте. Бу хакта Татарстан юстиция министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ведомство махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чараларын билгеләү буенча кабул ителә торган муниципаль актларны исәпкә алып кына калмый, аларны эшләүдә һәм камилләштерүдә методик ярдәм дә күрсәтә.

«Әгәр 2022 ел ахырында без 1 360 ярдәм чарасын теркәгән булсак, бүген алар инде өч меңнән артык. Бу безнең республика өчен Ватанны саклаучылар турында кайгыртуның никадәр мөһим булуын ачык күрсәтә", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов.

«Бу ярдәм тормышның барлык төп өлкәләренә кагыла – салым ташламаларыннан алып, балаларга белем бирүгә һәм психологик ярдәмгә кадәр», - дип өстәде министр урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса