КФУда көндәлек тормышка нинди космик технологияләр керүе турында сөйләделәр
КФУ профессоры Юрий Нефедьев космос өчен булдырылган күп кенә технологияләрнең бүген кешеләрнең көндәлек тормышына ныклап кереп урнашуы турында сөйләде.
Ул билгеләп үткәнчә, иң ачык мисал булып җирнең беренче ясалма иярченен җибәргәннән соң эшләнмәләргә нигезләнгән иярчен навигациясе тора. Аның сүзләренчә, GPS һәм ГЛОНАСС заманча системалары Доплер эффектын кулланып эшли.
Көнкүрешнең бер өлеше булган башка космик эшләнмәләр арасында галим кояш батареяларын, фильтрация һәм суны төчеләндерү системаларын, чыбыксыз инструментларны, цифрлы камераларны, скафандрлар өчен материалларны, тефлонны, шулай ук төрле медицина һәм техник җайланмаларны, шул исәптән томографлар һәм термометрларны атаган.
Аның сүзләренчә, кешелек дөньясы үз тормышын бу технологияләрдән башка күз алдына да китерә алмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia