Казанда газоннарда парковкаларга каршы көрәш өчен яңа инструмент кертеләчәк
Казанда газоннарнының цифры реестры эшләнә.
Казанда яшел урыннарның цифрлы реестрын кертәчәкләр, ул автомобильләрен газоннарга куючы хокук бозучыларны җаваплылыкка тарту һәм суд бәхәсләрен киметү мөмкинлеген бирәчәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Артур Мөхәммәтшин хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, реестр КМГИС шәһәр төзелеше эшчәнлеген мәгълүмати тәэмин итү системасында аерым катлам рәвешендә формалаштырылган һәм хәзер өстәмә норматив актлар әзерләнә.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia