ТР Кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы итеп Денис Мокеев билгеләнде.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе территориаль органы җитәкчесе урынбасары – ТР Кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы итеп Денис Мокеев билгеләнде. Элегрәк ул ГИМС Үзәгенең Казан инспекторлык бүлеген җитәкләгән. Бу хакта "Татар-информ"га ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Денис Мокеев Алтай краенда туа, соңыннан Бөгелмәдә һәм Казанда яши. Югары юридик белеме бар.