Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

«Динамо-Татарстан» хатын-кызлары Россия чемпионатында тарихи көмеш медаль яулады

Яңа Уренгойда узган волейбол буенча Россия чемпионатында «Динамо-Татарстан» җыелма командасы көмеш медальгә ия булды — бу Татарстан хатын-кызлар волейболы тарихында беренче шундый югары казаныш.

Яңа Уренгой шәһәрендә 2025/26 елгы сезонда волейбол буенча узган Россия чемпионатында "Динамо-Татарстан" хатын-кызлар җыелма командасы призёрлар сафына керде. Команда гомуми зачетта икенче урынны яулап, көмеш медальләрне үз коллекциясенә өстәде. Бу хакта ОГО «Динамо» ФСО үзенең рәсми социаль челтәрләрендә хәбәр итте.

Уңышлы чыгыш өчен командага 550 мең сумлык сертификат тапшырылды. Игътибарга лаеклысы — бу Татарстан хатын-кызлар волейбол җыелмасы тарихында беренче тапкыр шундый дәрәҗәдәге бүләк яулау. Әлеге казаныш республикада волейбол үсешенә яңа этәргеч булып торачак, дип өметләнәләр белгечләр, дип хәбәр итә «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса