Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстан елгаларында боз китә, дүрт авылда 20дән артык кишәрлекне су баскан

Татарстанда дүрт авылдагы 20 дән артык йорт яны кишәрлеген су баскан.

Метеорологлар мәгълүматларына караганда, Куйбышев сусаклагычында су дәрәҗәсе арта. Әйтик, Идел участогында – 43 сантиметрга, ә Кама участогында 60 сантиметрга кадәр су күтәрелү теркәлгән. Шулай ук Зөядә су дәрәҗәсе 1 метрга кадәр күтәрелгән, Кама аръягы елгаларында – 62 сантиметрга, ә Кама алды елгаларында 72 сантиметрга кадәр. Башка елгаларда да су өсте күтәрелә, әмма хәзерге вакытта су басу күзәтелми.

«Татар-информ» га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Яңа Сокуры авылында-10, Мәлки авылында 11 йорт яны кишәрлеген су баскан. Шуңа да карамастан, торак пунктлар белән транспорт элемтәсе бозылмаган, социаль әһәмиятле объектлар һәм торак йортлар су астында калмый.

Шулай ук Буа районының Кыят һәм Черки-Килдуразы авылларында күперләрне су баскан. Ике очракта да халыкны эвакуацияләү таләп ителми, ә торак пунктларның тормышын тәэмин итү мәсьәләләре каралган. Социаль әһәмиятле объектлар һәм торак йортлар су астында калмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса