Фәрит Мөхәммәтшин: Тукай мирасы – дөнья мәдәниятенең алтын хәзинәсе
Казанда Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган Бөтенроссия фәнни конференциясендә Фәрит Мөхәммәтшин татар классигының поэтик мирасын глобаль мәдәни кыйммәт дип атады.
Казанда Татарстан Фәннәр академиясе базасында Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Габдулла Тукай коммеморация объекты буларак: дәүләт һәм җәмгыять» темасына зур фәнни форум узды. Чарада галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре шагыйрьнең иҗади байлыгын саклау, тарихи хәтерне ныгыту һәм яшь буынга ватанпәрвәрлек тәрбиясе бирү мәсьәләләрен тикшерде.
Конференция катнашучыларын ТР Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Ул академиягә әһәмиятле чараны оештырганы өчен рәхмәт җиткерде һәм татар галимнәренең Тукай мирасын популярлаштыру, аның халыкара дәрәҗәсен күтәрү юнәлешендәге эшчәнлеген югары бәяләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia